Кулларыма алып аккош каурыйларын
Су буйларын урап әйләнәм.
Дөнья моңга чумган, аңа ниләр булган,
Нигә сагыш калган җәйләрдә?
Әле гомер озын, кайчан да бер
Очрашырбыз диеп йөрдем мин.
Әй сызлый ла күңел, әй әрни лә йөрәк -
Синсез үткән икән гомерем.
Кулларыма алып аккош каурыйларын
Тагын чумам моңсу уйларга.
Кинәт-кинәт өзелеп, бер-бер артлы тезелеп
Яфраклар коела юлларга.
Әле гомер озын, кайчан да бер
Очрашырбыз диеп йөрдем мин.
Әй сызлый ла күңел, әй әрни лә йөрәк -
Синсез үткән икән гомерем.
♫ Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Синсез үтте гомерем (1)
- ♫ Гузель Уразова - Синсез үтте гомерем (Karaoke) (1)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1