Диспе итеп тезәм сагышымны,
Һәр төймәсе саен мәхәббәт.
Гөнахларым минем ярлыкагыл,
Я Ходаем, күрсәт мәрхәмәт.
Син гөнахлы сөюемне кичер
Һәм сабырлык бирче бер саплам.
Мәхәббәттән башым әйләнмәскә
Үзең терәк булчы, йә Аллам.
Сагыш басты минем күңел күген,
Кояш янмый миңа, юк аең.
Язмышларны ялгышлардан сакла,
Сөюемнән якла, Ходаем.
Син гөнахлы сөюемне кичер
Һәм сабырлык бирче бер саплам.
Мәхәббәттән башым әйләнмәскә
Үзең терәк булчы, йә Аллам.
Гузель Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1