Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Телэрсен Кочакларга | Текст песни

Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Другие названия этого текста
  • Гузель Уразова - Телэрсен Кочакларга (2)
  • Гузәл Уразова - Теләрсең кочакларга (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-