Яшел яз җиткәч,
Чәчәкләр аткач,
Юлларымда мин сине очраттым,
Шул чәчәкләргә сине тиңләдем,
Тик син диеп тибә хәзер йөрәгем.
Яз чәчәкләре булсак иде без,
Шиңмәсен мәңге сөю гөлебез.
Шул чәчәкләргә сине тиңләдем,
Тик син диеп тибә хәзер йөрәгем.
Язгы чәчәкләр битләре ап-ак
Шиңмәс җырдыр ул
Безнең мәхәббәт.
Шул чәчәкләргә сине тиңләдем,
Тик син диеп тибә хәзер йөрәгем.
Яшьлек язымда сине эзләдем
Эзләдем, таптым сине, бәгырем. (2 тапкыр)
Гузель Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1