УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Кушымта:
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Ялгыш түгел, ялгыш түгел
Күңелдәге бу шатлык.
Укытучы апаларны
Гел кояшка охшаттык.
Кушымта:
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Шатлык кызартты йөзне.
Гел шатлыктан тора мәллә
Укытучылар көне?
Дөнья балкый, йолдызлар да
Сүнмәгәннәр бу көнне.
Ай да үзен бу бәйрәмнән
Калдырмаска үтенде.
Кушымта:
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Күктә йолдызлар көлде.
Мең йолдыздан торган бу көн -
Укытучылар көне.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1