ЭЗЛӘДЕМ
Серләремне әйтермен дип,
Сиңа гына сөйләрмен дип
Хыялымда күпме йөр(е)ттем.
Кайчанда бер килерсең дип,
Яннарымда йөрерсең дип
Гомерем буе сине көттем.
Кушымта:
Эзләдем серле күзләрең,
Шаян серле күзләрең,
Сиңа гына назлы сүзләрем.
Шушы меңнәр арасыннан,
Шушы меңнәр арасыннан
Бары сине генә эзләдем,
Бары сине генә эзләдем.
Саф хисләрем түгелер дип,
Кешеләргә сизелер дип
Сүз әйтергә сиңа кыймадым.
Януларым чын булыр дип,
Көюләрем хак булыр дип
Сөю чәчкәләрен җыйнадым.
Кушымта.
Сиңа булган хисләремне,
Әйтеләсе сүзләремне
Моңлы җыр теленә күчердем.
Өзәсең үзәкләремне,
Сагышларга түзәргәме,
Бәхетемне синдә күрдем!
Гузель Уразова))) еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова))) - Эзләдем...бары сине генэ))) (0)
- Гузель Уразова))) - яратам сине (0)
- Гузель Уразова))) - Эзләдем...сине хаман котэмен))) (0)
- ♥ - Бары сине генэ эзлэдем (0)
- 488-))) - Эзләдем...бары сине генэ))) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1