Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова&Ильдар Хакимов - Сездэ кала ярты жаныбыз | Текст песни

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-