Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузәл Уразова - Биек тауга менеп бер җырладым | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Нигә болай ашкынасың, йорәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым, ятларга каласың,
Әллә инде алдан сизәсең?

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йорәк сагышым.

Утә яшьлек, зая утә яшьлек,
Минем йорәк шуна ярсыды.
Сөйгән ярым белән бу аерылу
Яшьлек белән саубуллашудыр.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йорәк сагышым.

Зәңгәр күккә карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басылмады йорәк сагышым.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басылмады йорәк сагышым.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-