Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузәл Уразова - Әнкәем күзләре | Текст песни

Әнкәем күзләре

Әнкәем күзләре,
Кызартмам йөзләрең,
Онытмам алтындай сүзләрең.
Яшьләнә күрмәсен,
Кайгылар белмәсен
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Кушымта:
Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен. (2 тапкыр)

"Тәүфыйклы бул, балам,
Сабыр бул," - дип кала,
Чыксам әгәр ерак сәфәргә.
Җитсә дә көзләре,
Әнкәем күзләре
Дәрт һәм куәт бирә яшәргә.

Кушымта.

Әнкәем күзләре
Очкынлы үзләре,
Йөрәктә акыллы сүзләре.
Дөньяга нур чәчә,
Әнкәем, мең яшә,
Кояш кебек синең күзләрең.

Кушымта.


Другие названия этого текста
  • Гузәл Уразова - Әнкәем күзләре (0)
  • ♥ Гузэль Уразова♥ - ☼ ♥Энкэемнен нурлы кузлэре♥ ☼ (0)
  • Гузэл Уразова - Энкэем кузлэре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-