Сабырлык
Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.
Кушымта:
Сабырлыкның төбе сары алтын,
Алтыннарын аның кем җыйган?
Йөрәкләргә сыймас хисләр була,
Күз яшьләрен әле кем тыйган?
Бик күпләр бит юлда абыналар,
Мин дә тигез юллар тапмадым,
Ялгыштым бит, нишлим, яшьлегемдә,
Соңлап кына шуны аңладым.
Кушымта.
Каты йөрәккә ут капмый диләр,
Яна йөрәк, юк төтеннәре.
Сагыш басса, көннәр үтә әле,
Тик чиксез бит озын төннәре.
Кушымта.
Гузәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузәл Уразова - Сабырлык (1)
- Гүзәл Уразова - Сабырлык (минус) (0)
- Гузель Уразова - Сабырлык(Терпение) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1