Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр...
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Гузәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузәл Уразова - Рәхмәтлемен Ходаема! (1)
- Гузәл Уразова - Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1