Яши алырмынмы мин синсез.
Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..
Кушымта:
\"Гомерлеккә ярым бул?\"- дидең син,
\"Синсез, - дидең,- миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?\"
Иртән, кичен һаман уйларымда,
Күз алдымнан йөзең югалмый.
Очрашмыйча торган чакларымда
Йөрәккәем тынгы табалмый...
Кушымта шул ук.
Кәгазь, каләм- минем кулларымда;
Җырларымны сиңа багышлыйм...
Гомерлеккә үкенечкә калма,
Күп тиң парлар никтер кавышмый...
Кушымта шул ук.
Гузәл Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1