Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузәл Әхмәтова - Карлар ява тын гына | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Нигә бүген яумыйлар.
Син киткән якларга мине
Нигэ алып бармыйлар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кил иркәм яннарыма.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Яулап ала алмыйлар.

Илләр тынды, юллар тынды,
Минем күңелем зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сиздерә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кил, иркәм, яннарыма.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-