Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова - Бэхетлелэр саклый гайлэне | Текст песни

Бәхетлеләр саклый гаиләне
Гөлсәрвәр сүзләре, Л.Зәйнуллин көе

"Саклый ул гаиләне,
Ни булса да түзә;
Йөрәкләре көчле", - димәгез.
Хатын-кыз күңеле
Бәллүр кебек кенә,
Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.

Кушымта:
Тигез парлар булып,
Тату яшәгәндә,
Бик күңелле гаилә бәйрәме
Киләчәкне уйлап,
Бергә-бергә генә
Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Хатын-кызның йөзе -
Күңел җылылыгы;
Шул сыйфаты саклый гаиләне
Ир-егетләр көчле
Саклап хатын-кызны,
Күңелләркен аңлый белгәне.

Бәхетләрнең сере -
Гаилә татулыгы,
Саклау кирәк назлы йөрәкне
Онытмаска иде
Бәхет өчен бары
Аңлашып яшәүләр кирәкне...

Другие названия этого текста
  • Гузэл Уразова - Бэхетлелэр саклый гайлэне (0)
  • бэхетлелэр саклый гаилэне минус - БЭхетлелэр саклый гаилэне (0)
  • Гүзәл Уразова - Бәхетлеләр саклый гаиләне (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-