Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова - Гомер утэ | Текст песни

Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем еллар арасында
Кабат сарылыр уйга томан.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - Язмыш йомгак сүтә (remix) (0)
  • Гүзәл Уразова - Язмыш йомгак сүтә (0)
  • Гузэл Уразова - Гомер утэ (0)
  • Гүзәл Уразова - Язмыш йомгак сүтә (минус) (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Язмыш йомгак сүтә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Гузель Ахметова -- Кыр казлары Гузель Ахметова -- Кыр казлары
    Казанда булган авиаһәлакәт уңаеннан барлык һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз. Кеше күтәрә ...
  • Мама и дочка - Albina Asadullina/Альбина Асадуллина Мама и дочка - Albina Asadullina/Альбина Асадуллина
    Гузель Уразова - Рэхмэтлемен Ходаема (Асадуллина Альбина 16 ... Салават Фатхетдинов - Гомер утэ димэ(Асадуллина Альбина 15 ...