Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга
Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.
Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.
Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.
Гузэл Уразова и Ильдар Хакимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузэл Уразова и Ильдар Хакимов - Сездә кала ярты җаныбыз (минус) (1)
- Ильдар Хакимов и Гузель Уразова - Ярты жаныбыз (0)
- ♥Гузель Уразова&Ильдар Хакимов - Сездэ кала ярты жаныбыз (0)
- Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Сездэ кала ярты жаныбыз (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1