Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова- минус - Сездә кала ярты җаныбыз (дуэт с Ильдаром Хакимовым) | Текст песни

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да..
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тибрәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез, сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-