Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова - Мэхэббэт телэгез | Текст песни

МӘХӘББӘТ ТЕЛӘГЕЗ

Г. Мингалиев көе,
В. Фатыйхов сүзләре

Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.

Кушымта:
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне.

Өметкә уралып йолдызлар коела,
Икәүләп нурларын җыярбыз.
Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә,
Йөрәкләр чапканда тыймагыз.

Кушымта.

Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Мәхәббәт теләгез (0)
  • Гузэл Уразова - Мэхэббэт телэгез (0)
  • _Гүзәл Уразова - Мәхәббәт теләгез (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-