Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова - Ромашкалар | Текст песни

Песня представлена сообществом \"Иң шәп татарча җырлар\"

vk.com/TatarchaMusic

Нәфисә Сабирҗанова сүзләре,
Владимир Федоров көе.

Ромашкалар сөю чәчәге ул,
Мәхәббәтне сүзсез аңлата,
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр... бәлки ярата?

Ромашкалар минем чәчәгем ул,
Бүләк итте аны сөйгәнем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.

Ромашкалар урман чәчәге ул,
Якты бизәкләре болынның...
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның.

Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.


Другие названия этого текста
  • Гузель Уразова - Ромашкалар (0)
  • Гузэл Уразова - Ромашкалар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-