Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Зәмзәм суын салкын диләр -
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең -
Кайтып караганың юк.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Гузэл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузэл Уразова - Кук сирень (1)
- Гузәль Уразова - ♥Сою Нуры♥ (0)
- алина хисматуллина - Кук сирень (0)
- Гузэл Уразова - эллэ кайттынмы яныма ..сандугач булып?!ツ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1