Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузэл Уразова - Энкэем кузлэре (new) | Текст песни

Әнкәем күзләре,
Кызартмам йөзләрең,
Онытмам алтындай сүзләрең.
Яшьләнә күрмәсен,
Кайгылар белмәсен
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Кушымта:
Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен. (2 тапкыр)

\"Тәүфыйклы бул, балам,
Сабыр бул,\" - дип кала,
Чыксам әгәр ерак сәфәргә.
Җитсә дә көзләре,
Әнкәем күзләре
Дәрт һәм куәт бирә яшәргә.

Кушымта.

Әнкәем күзләре
Очкынлы үзләре,
Йөрәктә акыллы сүзләре.
Дөньяга нур чәчә,
Әнкәем, мең яшә,
Кояш кебек синең күзләрең.

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-