Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульназ Асаева - Сусау. С.Садыкова,С.Хаким. | Текст песни

Күңелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларың өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.

Тезләнәм чишмәләреңә,
Бетми тик сусау гына.
Мин бәхетле бары тик син
Бәхетле булсаң гына.

Ник болай сагышлы иттең,
Бу кадәр мине соң син?!
Аерылып бер көн дә узмый,
Яңадан сиңа сусыйм.

Ник болай гомерем буена
Бетмәгән сусау икән?
Сусаудан янган күңелгә
Су салып торсаң икән.

Другие названия этого текста
  • Гульназ Асаева - Сусау. С.Садыкова,С.Хаким. (1)
  • З. Валиуллин (минус) - Сусау (1)
  • Гульназ Асаева - Сусау (минус) (1)
  • Зөһрә Сәхәбиева - Сусау (0)
  • Ильхам Яруллин - Сусау (минус) (0)
  • тат.х.ж - Сусау (0)
  • Зөһрә Сәхәбиева - Сусау (Сибгат Хәким) (0)
  • Ильхам Яруллин - Сусау (минус) ААА (0)
  • Зөһрә Сәхәбиева - Сусау (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-