Үпкәләмә, авыр сүзләр әйттең, дип,
Назлы гына әйтергә дә була бит.
Туры сүзне, җаным, дөрес аңла син,
Андый сүздән миңа никтер кыен бит.
Йөрәгеңнең назлылыгы кайда соң?
Үпкәлим шул, аңла инде җанымны.
Бик яратып сиңа гашыйк булсам да,
Сабырлыгым минем бүген калмады.
Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.
Белмим, нигә сиңа бик тиз үпкәлим?
Синең күңел бигрәк иркә бала күк.
Иркә бала яхшы сүзне аңлый бит,
Туры сүзне якын итеп әйтүем.
Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.
Үпкәләвең йөрәгемә кагыла,
Андый чакта кыен минем җаныма.
Бик яратып сиңа гашыйк булганга,
Гел үпкәләп сабырлыкны сынама.
Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.
Гульназ и Вали еще тексты
Другие названия этого текста
- Гульназ и Вали - Мэнгелеккэ аермасын ходаем (1)
- Гульназ и Вали - Мәхәббәттән аермасын,Ходаем (0)
- Байгузина Лилия, Гимазетдинов Рамис - Мэнгелеккэ аермасын ходаем (0)
Сейчас смотрят
- Гульназ и Вали - Мәхәббәттән аермасын,Ходаем
- Miyako Harumi - Ai wa Hana, Kimi wa Sono Tane
- Найк Борзов - 1_04 Кто ещё (Нау Бум, Нау Бум, 2008)
- Rick Astley - Togever Forever
- ярмак - Метро 2033
- Ненси - Стройная,красивая, А МОЯ МОЯ !!
- Ну чё, как у тебя делишки, слыш, братишка, - Какие варианты есть и на какие книжки, Да заебала эта поника и гарик не нужен, Мне не убиться надо, а поржать охото.
- Japandroids - Shame (PJ Harvey Cover)
- Любовь Дьяченко - Совершенство Твоё не имеет границ
- Р. Нарушевич - школа истинных леди и джентельменов (ч.9)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1