Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульназ и Вали - Мэнгелеккэ аермасын ходаем | Текст песни

Үпкәләмә, авыр сүзләр әйттең, дип,
Назлы гына әйтергә дә була бит.
Туры сүзне, җаным, дөрес аңла син,
Андый сүздән миңа никтер кыен бит.

Йөрәгеңнең назлылыгы кайда соң?
Үпкәлим шул, аңла инде җанымны.
Бик яратып сиңа гашыйк булсам да,
Сабырлыгым минем бүген калмады.

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.

Белмим, нигә сиңа бик тиз үпкәлим?
Синең күңел бигрәк иркә бала күк.
Иркә бала яхшы сүзне аңлый бит,
Туры сүзне якын итеп әйтүем.

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.

Үпкәләвең йөрәгемә кагыла,
Андый чакта кыен минем җаныма.
Бик яратып сиңа гашыйк булганга,
Гел үпкәләп сабырлыкны сынама.

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.


Другие названия этого текста
  • Гульназ и Вали - Мэнгелеккэ аермасын ходаем (1)
  • Гульназ и Вали - Мәхәббәттән аермасын,Ходаем (0)
  • Байгузина Лилия, Гимазетдинов Рамис - Мэнгелеккэ аермасын ходаем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-