Егет егетлеген итә: ат эчерә буранда.
Әлләли-бәлләли! Ат эчерә буранда.
Йөрәгем дә чыдый алмый – чыгып җырлыйм урамга.
Ак бу затның ап-пагы ла ал чәчәкне таптамас.
Әлләли-бәлләли! Ал чәчәкне таптамас.
Егетләрнең акыллысы үз-үзен лә мактамас.
Ай-hай, егет, бигрәк чибәр! Кылануың килешә.
Әлләли-бәлләли! Кылануың килешә.
Синең кебек матур егет морадына ирешә.
Безнең йортта индер капка ачыла да ябыла.
Әлләли-бәлләли! Ачыла да ябыла.
Акылы булган егетләргә матур кызлар табыла.
Гульназ Исмагилова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1