Үзәкләрне өзеп сайрый бер кош
Әллә йокларга да оныткан
Ишеп-ишеп моң яңгыры ява
Күңел дигән иркә болыттан.
Кунар талың дөрес сайладыңмы?
Бик бәхетле кебек тавышың
Әллә син дә ихлас моңын белән
Яшермәкче йөрәк сагышын.
Ниләр генә уйлап сайрасаң да
Ял бирәсең, кошым, җаныма
Җырларымны иңгә канат итеп
Очасылар килә яныңа.
Зирәк кошым, тыныч тирәк кенә
Тырышасың диләр сайларга
Бәхеткә күмелеп бар дөньяны
Һәр күңелдә язсын сайрарга.
Гульназ Солтанова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4