Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульнара Хасанова и Айдар Галимов - Аймылыш язмышлар | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру


Яшьлекнең язында, очраштык, таныштык
Табыштык ак коштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

КУШЫМТА
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.

2).
Гөмерләр юлында очраштык без тагын,
Яшьлеккә бер адым, бер адым.
Әйтерсең үлчәдек, шул адым арасын
Син җиргә, мин күккә карадым.

КУШЫМТА
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.
3).
Җир белән күк кебек, якын без, ерак без
Әйтерсең кояш бар арада.
Ул күктән елмаеп, ләйсәнле нур сибә,
Яшеннәр көйдергән ярага....

КУШЫМТА
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.

Другие названия этого текста
  • Гульнара Хасанова и Айдар Галимов - Аймылыш язмышлар (1)
  • Айдар Галимов - Гульнара Хасанова - Аймылыш язмышлар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Хасанова Гульнара - Син Хасанова Гульнара - Син
    Хасанова Гульнара - Син ... Автор музыки: Гульнара Хасанова ... Nеизвестен - Нэрсэ булды сина буген (cover Айдар Галимов) - Duration ...