Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульнара Яруллина - Су буенда учак яна | Текст песни

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Зухра Шарифуллина "Яннарыма кайтсан" Ф.Терегулова суз, Ш.Шарипов кое ... Зухра Шарифуллина "Яннарыма кайтсан" Ф.Терегулова суз, Ш.Шарипов кое ...
    Су буенда учак яна. ... Ринат Яруллин - Сиреннэр, Гульнара Яруллина - Ялгыз кэккук жыры - Duration: 3:40. by Ventarika 2,580 views.