Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульшат Арсланова - Авыл капкасы Зарема Аюпова кое Физалия Давлетгареева суз. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

(Заремы Аюпова көе
Физәлия Дәүләтгәрәева сүз)

1.Ничә ачтым, ничә яптым сине,
Җил үтмәле авыл капкасы.
Тамыр тарткан туган өйкәемә
Синең аша атлап кайтасы.

Куш.: Ничә тапкыр мине каршыладың
Ераклардан, авыл капкасы.
Һич кенә дә килми, һич кенә дә
Гомерлеккә сине ябасы.

2.Шыгыр-шыгыр теләк теләп миңа,
Син озаттың, авыл капкасы.
Борылып та сиңа төбәлдем мин,
Гүя, синдә дөнья яктысы.
Куш.

3. Вакыт җиле сине җимерсә дә,
Күзалдымда һәрбер тактасы.
Юк булсаң да күптән урыныңда,
Урының бар, авыл капкасы.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-