Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Дамир Фейсханов - Жанынны канатып, каерма канатын! | Текст песни

Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.

Елгаларның яры
Һаман парлы-парлы,
Көн — кояшы, төннең ае бар.
Парлыларны күреп,
Үзәкләрен өзеп,
Гомер итә аерым-аерылар.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.

Бул син гел янында
Кайгылы чагында,
Шатлыгын да тигез бүлешеп.
Күзләренә карап,
Бер-береңне аңлап,
Гомерләр итегез сөешеп.

Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага

Другие названия этого текста
  • Рания Билалова - Каерма канатын (0)
  • Миляуша Идиятова - каерма канатын (0)
  • Дамир Фейсханов - Жанынны канатып, каерма канатын! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-