КОТЛЫ БУЛСЫН!
Тагын бер ел артта калды,
Гомер аты алга чаба.
Тормыш өсти бәхет, шатлык,
Нидер бирә, нидер ала.
Кушымта:
Котлы булсын туган көнең,
Теләкләрдән уңган көнең.
Бүләкләргә тулган көнең,
Чәчәкләргә чумган көнең.
Үткән гомер, моң, зарларны
Җырлар белән алыштырсын.
Өмет, хыял белән тулсын,
Яңа хисләр табып торсын.
Туган көнең котлы булсын,
Гомерләрең озын булсын.
Сау-саләмәт яшең шулай
Елдан елга артып торсын.
Венер ФӘТТАХ 4.01.2014 ел Михайловка
Дамир Хасанов еще тексты
Другие названия этого текста
- Дамир Хасанов - Котлы булсын туган конен (В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое) (1)
- http://vk.com/id204901117 - "Туган кен" ( В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое) (0)
- Дамир Хасанов (на татарском) - Туган кен ( В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2