КЫШКЫ ЯҢГЫР
1.Бу яңгырны син җибәрдең мәллә
Мин өзелеп буран көткәндә?
Эзләреңне ап-ак карлар белән
Мин куммәкче идем көртләргә.
Кушымта:
Сине миннән алып киткән юлны
Ак кар белән каплап куярга
Мин теләгән идем, ә юл буген
Утә-күренмәле пыяла.
2.Синең эзне күрәм, синең йөзне.
Көзге юлда синең чагылыш.
Мин өзелеп буран көткән идем,
Никтер үксеп-үксеп елый кыш.
Кушымта
3.Соңгы сүзем ак бураннар аша
Юлламакчы идем – “Хуш, ярым”.
Онытылырга теләмисең, бугай.
Син елаттың мәллә кышларым?
Кушымта
Данир Гумеров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1