Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Данир Сабиров - Өч көн | Текст песни

Өч көн гомерең калган дигән
хәбәр килсә әгәр Ходайдан,
Нишләр идең диеп сорадым мин
ак сакаллы зирәк бабайдан.

Уйга калды бабай, күз кырые белә;н
хәйләкәр бер караш ташлады,
Тамак төбен кырып ашыкмыйча,
салмак кына сүзен башлады.

-Әйе балам, көтәм мин ул көнне,
күп уйландым,- диде,- ул хакта,
Мал җыям дип, күпме гөнаһ җыйдым,
җиткән икән миңа ун такта.

Тынычланып бушап китәр өчен
өч көн җитми икән, дүрт кирәк,
Бер көн өстә инде, кодрәтеннән килә
Ходайкаем бары шул теләк.

Беренче көн....
Әби карчыгымнан бәлеш сал әле диеп сорармын,
иртән торып,үзем мунча ягып,
Бөтен балаларны җыярмын.

Яз да,җәй дә булсын иде бу көн
көз дә ярый, тик булмасын җирләр катканда,
Оныкларым белән уйнап-көлеп
агач утыртырмын бакчамда.

Икенче көн....
Эшкә барыр идем,сәлам бирер өчен дусларга
күзләренә соңгы тапкыр багып,
Һәрберсенең кулын кысарга.

Чыгар идем кичен бакчабызга
кошлар сайраганын тыңларга,
Айлы төндә ялгыз гына калып
чумар идем чиксез уйларга.

Өченче көн...
Әгәр насыйп итсә, туган җирем- әткәм нигезенә
баш ияргә диеп барырмын,
Әткәм,әнкәм рухына догаларым укып алырмын
нәзер сәдакане салырмын.

Белмим дө;рес,белмим ялгыш, балам,
ике йөзле булып йөрмәдем,
Елан сыман боргаланып,шуышып,
Куштанланып яши белмәдем.

Үз икмәгем үзем эшлэп таптым
кеше өстеннән юк көн күрмәдем,
Матурлыкны күрсәм сөенә идем,
гаделсезлек күрсәм, түзмәдем.

Хисләремне йөгәнләмәдем шул,
ни уйласам ,һәрчак шуны әйттем,
Туры әйтәм дип туган үпкәлләтем
аңламыйча дошман үрчеттем.

Шул турысы ныграк сеңә икән,
изгелегең бик тиз онытыла,
Үпкә хисе туа тегеләрдә
Үч алырга алар омтыла.

Дүртенче көн...
Әгәр Ходай бирсә,
барыр идем шулар янына,
Бәхилләгез мине диеп сорар идем,
түбәтәем киеп башыма.

Изге җаннар өчен улым бел син шуны,
өч көне дә аның бик җиткән,
Ә мин менә шул кимчелек өчен
бер көн җирдә артык яшәрмен дә,
Горур башым тубән иярмен дә,
котылырмын, бүтән интекмәм.

Шунда бабай...кинәт тукталды да
уе белән калды ялгызы,
Горур башын аска төшерде дә
тәмәкесен ашыгып кабызды.

Күрәм...бик тә авыр бабакайга
горур башын аска ияргә,
Вак җаннарның каршысына барып,
бәхилләгез мине, дияргә.

Якты дөнья белән саубуллашу
бик җиңелдән түгел күрәсең,
Нинди нык көч кирәк түзәр өчен,
АЛДАН БЕЛСӘҢ КАЙЧАН ҮЛӘСЕН....


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Ринат Сафин - Татарин (клип) Ринат Сафин - Татарин (клип)
    Клип Рината Сафина "Татарин" (песня из альбома "Надо жить")
  • Анонс Концерт залы - Ильсия Бадретдинова Анонс Концерт залы - Ильсия Бадретдинова
    Ильсия Бадретдинова в Аскино.ч.1 - Duration: 33:38. by Азат Саяпов 4,200 ... Данир Сабиров - башваткыч - Duration: 20 ...