1. Йөрәктә ялкын-ут кабынса
Күңелдә саф сөю ул яши.
Бу тәүге мәхәббәт ялкынын
Саклыйбыз һичкайчан сүндерми.
КУШ-ТА: Зәңгәр күкне бизәп кичләрен,
Безнең өчен яна йолдызлар.
Яратасың, беләм, яратасың, күрәм,
Бергә булсын безнең язмышлар.
2. Яратам дисең син өзелеп,
Сөюең хисенә төренеп.
Серләшә,көнләшә күз кыса
Күкләрдә йолдызлар төзелеп.
3.Булмасаң мин мондый сөюне
Белмәс идем бәлки мәңгегә.
Назыңда назланам, яратам
Тормышым гел тоташ ямь генә.
Данис Зайнуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1