Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен. Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем, Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең.
Кушымта: Ак каен, син яшә, карама син безгә Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.
Кушымта: Ак каен, син яшә, карама син безгә Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.
Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә “Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә. Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен, Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.
Кушымта:
Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен? Ник мине гомергә син ялгыз итәсен? Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным. Без сөя белмәдек, без бүген аерым