Pesni.guru - сайт для Гуру
Һаваларда очкан аккошларның
Күңелле икән шаулап үтүе.
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Аннан да авыр сагынып көтүе.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Сәламнәрем җитсен иркәмә.
Мәхәббәтем көчле — янган утлар төсле,
Сүнмәс алар кичен-иртән дә.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Аңлатыгыз сагынып көтүем;
Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый
Йокысыз төннәрем үтүен
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1