Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса.
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса.
Син янымда булган чакта гына
Матур җырлар туа күңелдә.
Эчкерсез саф мәхәббәтем минем,
Юлдаш булсаң иде гомергә.
Тормыш юлын бергә башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без.
Авырлыклар булса бергә уртаклашыйк,
Шатлыкларны бергә бүлик без.
Бик бәхетле, иркәм, булыйк без,
Тормыш юлын бергә үтик без.
Дарина Фәхретдинова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1