Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Дилә Нигьмәтуллина & Булат Нигъмәтуллин - Безнең гомер | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер – чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер – күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның.

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер – мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер – чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер – күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның.


Другие названия этого текста
  • Дилә Нигьмәтуллина & Булат Нигъмәтуллин - Безнең гомер (0)
  • Дилә Нигьмәтуллина & Булат Нигъмәтуллин - Безнең гомер (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-