Зурәткәем, зурәнкәем.
1 Якты дөньяның яме алар,
Дип өйрәтә әткәй-әнкәй.
Безне сөеп назлап яшәсен
Гел зурәткәй һәм зурәнкәй.
2 Узең туеп күзең туймаслык,
Тел йотарлык сезнең сыйлар.
Көлеп каршы алыр зурәткәй,
Зурәнкәем сөйеп сыйлар.
3 Җылы куен тик сездә генә,
Канат бирә сезнең сүзләр.
Горурланып шуклыкка хәттә
Нурлар сибә сезнең күзләр.
4 Гомерлеккә күңелгә салдык
Сезнең сөю, теләкләрне.
Бүген сезгә гомерләр теләп
Тибә онык йөрәкләре.
Дилара Казимова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1