Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Дилия Ахметшина - Каен зары (Ф. Муртазин көе, Р. Батталов сүз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Күл буенда үсә бер яшь имән,
Иңнәрендә бөдрә бер каен.
Чәчәк куя ана белән бала,
Шул каенга килеп ел саен.

Кушымта:
Язлар җитте, ташу сулар акты
Май аеның шушы көнендә.
Очраштылар бер кыз белән егет,
Чәчәк тотып минем төбемдә

Яшьле күзен сөртеп зифа каен,
Яфракларын иеп түбәнгә,
Моңсу гына сөйли булган зарын
Горур үскән күрше имәнгә.

Кушымта.

Көтмәгәндә томан төште җиргә,
Кара болыт күкне каплады.
Үзәкләрне өзеп-төтрәндереп
Кызга килде сугыш хатлары


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-