Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Другие названия этого текста
- диля и булат нигматуллины - Безнен гомер(минус,задавка) (0)
- Диля Нигматуллина и Булат Нигматуллин - Безнен Гомер (минус) (ЗАДАВКА) [http://vk.com/zadavki] (0)
- ❤Булат Нигматуллин и Диля Нигматуллина - Безнен гомер (0)
- Дила Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнен гомер (0)
- Дилэ хэм Булат - Безнен гомер(задавка+н) (0)
- Айнур Каюмов feat Динара Хузина - Безнен гомер (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1