Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Другие названия этого текста
- Ленар и Гульназ - Безнен гомер (1)
- ♫ Д.Нигматуллина & Б.Нигматуллин - Безнең гомер (0)
- Дилә Нигъмәтуллина & Булат Нигъмәтуллин - Безнең гомер (0)
- Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер (0)
- Дuлә Нuғмәmуллuна & Булаm Нuғмәmуллuн - Беҙҙнең ғүмер (0)
- Дилэ Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1