Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер | Текст песни

Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-