Диля Нигматуллина и Булат Нигматуллин - Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Т... | Текст песни
Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Т...
Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Тәгәри гомер йомгагы, Юлларны саный-саный. Тотам димә ул йомгакны, Тәгәри, һич туктамый.
Безнең гомер - чишмә четрәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
Ашкынабыз... Безнең гомер Гел тоташ бәйрәм түгел. Узган гомерләрне уйлап, Моңлана кайчак күңел. Ни булса да, безгә гомер Тик бер генә бирелә. Гомер - мизгел, Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.
Безнең гомер - чишмә четрәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...