Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Диля Нигматуллина - Өй каршындагы миләшләр, Аңлагандай теләкне, Чакыралар бушатырга Сагыш тулы йөрәкне. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан | Текст песни

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-