Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Диля Нигматуллина - Парлылар кинэше (ремикс) | Текст песни

1. Аерыламын диеп соң моннан,
Кушылмый берәү дә никахта.
Үлгәнче бергә дип тормышта,
Вәгъдәләр бирешә иң алдан.

Кушымта: Кәк-күкләр зарланып саныйлар,
Ялгыз үткән моңсу кичләрем.
Бәхетлеләр бергә саклыйлар,
Мәхәббәтнең керсез хисләрен.

2. Гомернең юлларын узганда,
Хыяллар, ниятләр нихакта.
Тукталма вакытлы учакка,
Бәхетең тапмассың еракта.

Кушымта: Кәк-күкләр зарланып саныйлар,
Ялгыз үткән моңсу кичләрем.
Бәхетлеләр бергә саклыйлар,
Мәхәббәтнең керсез хисләрен.

3. Ни генә булса да тормышта,
Рәнҗетмә ярыңны син юкка.
Яңадан йөрәген яуларга,
Булмас бит иркәләп, назлап та.

Кушымта: Кәк-күкләр зарланып саныйлар,
Ялгыз үткән моңсу кичләрем.
Бәхетлеләр бергә саклыйлар,
Мәхәббәтнең керсез хисләрен.
Бәхетлеләр бергә саклыйлар,
Мәхәббәтнең керсез хисләрен.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-