Кайнар сөюеңнең билгесе дип
Бүләк иттең миңа алкалар,
Җем-җем янган асылташларында
Гүя синең җылы назың бар.
Алкаларга кушып, бүләк иттең
Саф сөюең, кайнар хисләрең.
Алкалар да парлы килеш матур.
Синсез калсам, мин соң нишләрмен?
Пар алкалар бүләк иттең чәчәкле язда.
Йөрәгем хисләрдән ташый, төренеп назга.
Күзләреңә сөеп багам - эчкерсез алар,
Вәгъдәләрнең чынлыгына шаһит алкалар.
Йөзләремне бизи пар алкалар,
Йөрәгемне сөю сүзләре.
Гомер буе барып, миңа гына
Карасыннар синең күзләрең.
Җем-җем итеп яна пар алкалар,
Аларда күк сөю ялкыны.
Суытырга теләп араларны
Үтә алмасын тормыш салкыны.
Динә Гарипова еще тексты
Другие названия этого текста
- Дина Гарипова - Пар алкалар (4)
- Алсу Абелханова - Пар алкалар (2)
- Alsy Abelhanova - Par alkalar (0)
- Динә Гарипова - Пар алкалар (0)
- Алсу Абульханова - Пар алкалар (0)
- Дина Гарипова - Пар алкала (0)
- Пар алкалар - минус (0)
- Дина Гарипова - Пар алкалар акапелла (0)
- Дина Гарипова - Пар алкалар (минус) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1