- Тексты песен
- Динар
- Э мин менэ сине сагынмыйм, хэзер инде сина табынмыйм.Алларыма чыгып чакырма, кире кайтмам сина тагын мин.
Һәр сулышны "син" дип алганда,
Синең өчен көеп янганда,—
Хыянәтең кисте барысын,
Үкенергә хәзер, җаным, соң!
Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм,
Алларйма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.
Үтеп барган ялган мизгелгә
Алыштырдың бит син барысын.
Нигә һаман эзләп таба соң
Әрнү-үкенечле карашың?
Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм.
Алларыма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.
Үтәр еллар, вакыт дәвалар —
Төзәлерләр әле яралар.
Тик без генә бергә булмабыз —
Ерагая гына аралар.
Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм.
Алларыма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.
Динар еще тексты
Другие названия этого текста
- Динар - Э мин менэ сине сагынмыйм, хэзер инде сина табынмыйм.Алларыма чыгып чакырма, кире кайтмам сина тагын мин. (0)
- Жалалова Альфия - Хэзер инде сине сагынмыйм (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2