Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Динахметов Радик - Кайсы якта устен голкаем | Текст песни

Кайсы якта үстең, гөлкәем?
Байрас Абдуллин көе Абдулхак Игебаев сүзләре

Шул тиклем дә мөлдер-мөлдер итеп
Мәхәббәтле бага күзкәең,
Саф мәхәббәт чишмәләрен табып,
Су эчтеңме әллә, гөлкәем?

Таң көзгесе — Чулпан йолдыз төсле,
Һай, көләкәч кенә йөзкәең.
Дәртле йөрәккәйне сулкылдатып,
Кайсы якта үстең, гөлкәем?

Үзкәеңне күреп туялмаслык,
Тал-чыбыктай нечкә билкәең,
Матурлыкның фәрештәсе булып —
Яралгансыңдыр син, гөлкәем…

Сүзкәйләрем тора тел очымда,
Барысын дә әйтеп бетмимем,
Салкыннарның кулы җаны — кырау,
Шуннан саклана күр, гөлкәем!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-