Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Д.Мансур-җан сүзләре, И.Ахметов көе (икесе җырлый) - Минем өчен оҗмах - кайда син бар | Текст песни

Минем өчен оҗмах - кайда син бар,
Я тауларда, я диңгез буенда.
Сандугач моңлана, кояш якты яна,
Җилләр назлы - бары син булганда.

Минем җәннәт - назлы кулларыңда,
Шул кулларның мин тоям җылысын.
Оҗмах ишекләре ачылгандай була,
Иреннәрнең үпсәм иң татлысын.

Аерылсам мин синең яныңнан,
Гөлләр кебек, шиңәм мин, сулам.
Сөюең назларында иркәләнсәм,
Җәннәтләргә мин кергәндәй булам.

Тик үкенеч - минем бу оҗмахым
Бары төш кенә ул, бАры томан.
Таңнар ата, мин йокыдан торам,
Сөю томаны инде таралган.

Д.Мансур-җан сүзләре, И.Ахметов көе (икесе җырлый) еще тексты


Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-